Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Гайсә исә, Шимунга карап:– Син, Яхъя улы Шимун: син Кифас дип аталырсың, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр – кыя дигән мәгънәдә.) Догалар кылып ураза тотканнан соң пәйгамбәрләр һәм мѳгаллимнәр, Барнаб белән Шаулның башларына кулларын куеп, аларны хезмәт итү ѳчен җибәрделәр. Аллаһы биргән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз; бәлки һәрберегез, Аллаһы биргән иман микъдарынча, аек фикерле булыгыз. Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә Әмма Раббының энесе Ягъкубтан башка һичбер рәсүлне күрмәдем.
Выбор основного перевода