Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, һәм аны азлар гына таба. Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дѳньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дѳньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте. Мин – аларда, Син – Миндә. Мине җибәргән булуыңны һәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыңны дѳнья танысын ѳчен, алар бѳтен килеш бер булсыннар. Без беләбез: без гѳнаһ коллары булудан туктасын дип, гѳнаһлы асылыбызның хакимлеге юкка чыгарылсын ѳчен, элекке кеше Аның белән бергә хачка кадакланды. Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз. Чѳнки беләбез: үледән терелтелгәч, Мәсих кабат үлми; инде үлем Аның ѳстеннән хакимлек итми. Ул бер тапкыр үлде, һәм гѳнаһка карата бѳтенләйгә үлде. Ә Аның гомер кичерүе – Аллаһы ѳчен яшәү. Шулай ук сез дә үзегезне гѳнаһка карата үле, әмма Мәсих Гайсә аша Аллаһы ѳчен тере дип исәпләгез. Иман белән яшибез микән? – дип үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез. Гайсә Мәсихнең сездә булуын белмисезме әллә? Бәлки сез сынауда уңышсызлыкка очрагансыздыр. Безне хәзерге начар заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаһы ихтыяры буенча безнең гѳнаһларыбыз ѳчен Мәсих Үзен корбан итте. Үзенең кешелек табигатенә чәчүче кешелек табигатеннән һәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Рухтан мәңгелек тормыш алыр. Мәсих безне яраткан кебек, сезнең тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең ѳчен Үз тормышын бирде.
Выбор основного перевода