Ә аларның Яхшы хәбәр хакыйкате буенча туры юлдан бармауларын күргәч, мин һәммәсе алдында Кифаска: «Син, яһүд була торып, яһүдичә түгел, бәлки мәҗүсиләрчә яшисең икән, ни ѳчен мәҗүсиләрне яһүдләр кебек яшәргә мәҗбүр итәсең?» – дидем.
Их, акылсыз гәләтиялеләр! Сезнең зиһенегезне кем чуалтты икән? Ә бит Гайсә Мәсих сезнең күз алдында ук хачка кадаклангандай ачык сурәтләнде.
Иманыбызның һәм мәхәббәтегезнең сәбәбе – сезнең ѳчен күкләрдә саклап тотыла торган ѳмет. Бу ѳмет турында сез элек Яхшы хәбәрнең хак сүзендә ишеткән идегез.