Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Шулай итеп, Атаның бѳек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгән кебек, яңа тормыш белән яшәү ѳчен, чумдырылу йоласы аша без Аның үлемен уртаклаштык һәм Аның белән бергә күмелдек. Менә шулай сез дә, имандашларым, Аллаһыга хезмәт итүдә файдалы булыйк дип, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелтелгән Мәсихнеке булу ѳчен, Аның тәне аркылы Муса канунына карата үлдегез. Әмма хәзер, элек безне бәйләп торган канунга карата үлгәч, бу кануннан азат булдык һәм хәзер Аллаһыга искечә – язылган канун буенча түгел, бәлки яңача – Рух буенча хезмәт итәбез. Исәннәр инде үзләре ѳчен түгел, бәлки үзләре ѳчен Үлгән һәм үледән Терелтелгән ѳчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы ѳчен дә үлде. Без – тумышыбыз буенча яһүдләр, гѳнаһлы мәҗүсиләр түгел. Шулай итеп, канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Һич тә юк! Әгәр дә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, кеше чыннан да канунны үтәү аркылы акланыр иде.
Выбор основного перевода