Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Аларның берсе, Һагәб исемлесе, торып басты һәм бѳтен җирдә зур ачлык булачагы хакында Рух аркылы алдан күреп әйтте. (Ул ачлык Кләүди кайсар заманында булды.) Шуннан соң шәкертләр, һәрберсенең хәленнән килгәнчә, Яһүдиядә яшәүче туганнарга ярдәм җибәрергә булдылар. Һәм шулай эшләделәр дә: җыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенең ѳлкәннәренә җибәрделәр. Чѳнки Македуния белән Ахаядәге иман итүчеләр бердәмлекләре Иерусалимдагы изгеләр арасындагы ярлыларга акчалата ярдәм итәргә риза булдылар. Изгеләр ѳчен җыела торган иганәгә килгәндә, мин Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез.
Выбор основного перевода