Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, иманыгыз – буш, сез әле дә үз гѳнаһларыгыз белән бергә. Шулай итеп, канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Һич тә юк! Әгәр дә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, кеше чыннан да канунны үтәү аркылы акланыр иде. Тыңлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сез сѳннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән һичнинди файда булмас. Канун тоту белән Аллаһы тарафыннан акланган булырга тырышучылар, сез Мәсихтән аерылып киттегез һәм Аллаһы мәрхәмәтеннән тѳшеп калдыгыз. Әгәр дә левиле руханилар хезмәте аша камиллеккә ирешелергә мѳмкин булса (чѳнки Муса кануны левиле руханилык белән тыгыз бәйләнештә бирелгән булган), Һарун кебек түгел, ә Мәлик-Садыйк кебек икенче Руханиның килүенә ихтыяҗ тумас иде.
Выбор основного перевода