Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Яһүдиядән Антиухеягә килгән ниндидер кешеләр иман итүче туганнарны: – Муса кануны кушканча сѳннәткә утыртылмасагыз, котыла алмыйсыз, – дип ѳйрәтә башладылар. Бездән килгән кешеләр, без аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар һәм күңелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек. Күп мәртәбәләр ерак җирләрдә сәяхәт иттем, хәтәр елгаларда сәяхәт кылдым, юлбасарлар һѳҗүменә дучар булдым, кабиләдәшләрдән һәм мәҗүсиләрдән куркыныч янады, шәһәрләрдә, чүлләрдә, диңгезләрдә хәвеф-хәтәрләргә очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта яшәдем. Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, бәлки кайбер кешеләр сезгә борчу тудырып, Мәсихнең Яхшы хәбәрен бозарга гына телиләр. Без дә бала вакытта бу дѳнья белән идарә итүче кѳчләр коллыгында идек.
Выбор основного перевода