Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Яһүдиядән Антиухеягә килгән ниндидер кешеләр иман итүче туганнарны: – Муса кануны кушканча сѳннәткә утыртылмасагыз, котыла алмыйсыз, – дип ѳйрәтә башладылар. Паул һәм Барнаб теге кешеләр белән риза булмадылар һәм алар арасында зур бәхәс туды. Шуңа күрә Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кешене бу мәсьәлә буенча Иерусалимга рәсүлләр һәм ѳлкәннәр янына җибәрергә булдылар. Шулай итеп, бердәмлек аларны юлга озатты. Фойникә һәм Самарея ѳлкәләрен үткәндә, алар, яһүд булмаган халыкларның Аллаһыга таба борылулары турында сѳйләп, барлык туганнар арасында зур куаныч уяттылар. Иерусалимга килеп җиткәч, аларны бердәмлек тә, рәсүлләр дә, ѳлкәннәр дә ачык йѳз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб аларга үзләре аша Аллаһының нинди эшләр башкаруы турында сѳйләп бирделәр. Шуннан соң фарисейләр арасыннан иман китергән кайберәүләр, урыннарыннан торып: – Яһүд булмаганнарны сѳннәткә утыртырга һәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр. Бу мәсьәләне тикшерү ѳчен рәсүлләр һәм ѳлкәннәр бергә җыелдылар. Озак бәхәсләрдән соң Петер, урыныннан торып: – Туганнар! – дип сүз башлады. – Сез беләсез, минем аша Яхшы хәбәрне ишетеп яһүд булмаган халыклар иман китерсеннәр ѳчен, Аллаһы мине сезнең арагыздан инде күптән сайлаган иде. Кеше күңелен белеп торучы Аллаһы, безгә биргән кебек, яһүд булмаганнарга да Изге Рухны биреп, аларны кабул итүен күрсәтте. Алар белән безнең арада бернинди аерма калдырмыйча, йѳрәкләрен иман аша сафландырды. Шулай булгач, безнең аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йѳкне шәкертләр җилкәсенә салып, сез хәзер ни ѳчен Аллаһыны сыныйсыз? Ә бит без дә, алар кебек үк, Гайсә Раббының мәрхәмәте аркылы котылганыбызга инанабыз. Бѳтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаһының башка халыклар арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сѳйләделәр, халык аларны тыңлады. Алар сүзләрен тәмамлагач, Ягъкуб сѳйли башлады: – Туганнар, мине тыңлагыз! Шимун Аллаһының, яһүд булмаган халыклар турында кайгыртучанлык күрсәтә башлап, алар арасыннан Үзенә Үз халкын алуы хакында сѳйләде. Пәйгамбәрләрнең Изге язмада язган сүзләре дә моңа туры килә: «Шуннан соң, – дигән Раббы, – Үз яныма чакырып, Мин Үземнеке иткән Барлык калган халыклар Мине – Раббыны эзләсеннәр дип, Мин кире кайтачакмын. Давытның җимерелгән йортын Яңадан торгызачакмын, Җимерекләрдән торгызып, Аны яңартачакмын. Шулай дип әйтә Раббы! «Шуннан соң, – дигән Раббы, – Үз яныма чакырып, Мин Үземнеке иткән Барлык калган халыклар Мине – Раббыны эзләсеннәр дип, Мин кире кайтачакмын. Давытның җимерелгән йортын Яңадан торгызачакмын, Җимерекләрдән торгызып, Аны яңартачакмын. Шулай дип әйтә Раббы! Борынгыдан билгеле булган Бу эшләрне Ул кыла». Шуңа күрә башка халыклар арасыннан Аллаһыга таба борылучыларга кыенлык тудырмаска, ә аларга, потлар алдына китерелеп, хәрәм ризыклардан, җенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелыгыз, дип язарга кирәк, минемчә. Чѳнки элек-электән Муса кануны һәр шәһәрдә вәгазь ителеп килде, һәр шимбә гыйбадәтханәләрдә укыла. Шуннан соң рәсүлләр һәм ѳлкәннәр бѳтен бердәмлек белән бергә үзләре арасыннан берничә кешене сайлап, Паул белән Барнабка ияртеп, Антиухеягә җибәрергә карар кылдылар. Туганнар арасында җитәкчелек итә торган Барсаб дип аталучы Яһүдне һәм Силасны сайладылар һәм алар белән шундый хат җибәрделәр: «Рәсүлләрдән һәм ѳлкәннәрдән – сезнең туганнарыгыздан – Антиухеядәге, Суриядәге һәм Киликиядәге, мәҗүсилектән күчкән иман итүче туганнарга сәлам. Бездән килгән кешеләр, без аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар һәм күңелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек. Чѳнки андый кешеләр – ялган рәсүлләр, алдакчы эшчеләр, Мәсихнең рәсүлләре булып күренергә тырышалар. Һәм бу гаҗәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит. Раббыга таянып, мин сезнең башкача фикер йѳртмәячәгегезгә ышанам; ә сезне котыртучы кем булуына карамастан, хѳкемгә дучар ителәчәк. Сезне борчучылар сѳннәткә утырту белән үз-үзләрен харап итсеннәр иде!
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода