Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Имандашлар, үзем сѳйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә тѳшереп китәм. Сез аны кабул иттегез һәм анда нык торасыз. Анда Аллаһы кушуы буенча бардым һәм, мин юкка гына тырышмыйммы яки тырышмадыммы икән дип борчылып, үзем яһүд булмаганнар арасында тараткан Яхшы хәбәрне шәхси әңгәмә вакытында андагы бик мѳхтәрәм кешеләргә тәкъдим иттем. Әмма Яхшы хәбәрнең хакыйкате сезнең белән калсын ѳчен, без аларга бер генә мизгелгә дә буйсынмадык. Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаһы миңа серен ачып, Үзенең ниятен белдерде. Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаһы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү ѳчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем.
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода