Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, үзләре Мәсих хачы хакына эзәрлекләнмәсеннәр ѳчен генә, сезне сѳннәтле булырга мәҗбүр итәргә тырышалар.
Киресенчә, Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаһы безне лаеклы дип тапкан, шуңа күрә без Аның ихтыяры буенча сѳйлибез. Сѳйләгәндә, кешеләргә түгел, ә йѳрәкләребезне сынаучы Аллаһыга ярарга тырышабыз.