Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Атам бѳтенесен дә Миңа тапшырды. Улын Атасыннан башка һичкем белми. Улыннан башка Атасын һичкем белми, һәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны һичкем белми. Юлда барганда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгән вакытта, кинәт Шаулның тирә ягы күктән тѳшкән яктылыктан балкып китте. Ул җиргә егылды һәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте. – Син кем, Әфәнде? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип җавап бирде тавыш. – Тор да шәһәргә бар. Нәрсә эшләргә кирәклеге хакында анда сиңа әйтелер. Киресенчә, Яхшы хәбәрне яһүдләргә белдерү эше Петергә тапшырылган кебек, аны башка халыкларга белдерү эше миңа ышанып тапшырылганын күрделәр. Чѳнки без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи кѳчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгы дѳнья белән идарә итүчеләргә каршы кѳрәшәбез.
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода