Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Шаул исә һаман да, Раббының шәкертләрен үтерергә теләп, аларга яный иде. Ул иң баш руханидан Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу һәм Иерусалимга алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшекъ гыйбадәтханәләре ѳчен иде. Юлда барганда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгән вакытта, кинәт Шаулның тирә ягы күктән тѳшкән яктылыктан балкып китте. Ул җиргә егылды һәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте. – Син кем, Әфәнде? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип җавап бирде тавыш. – Тор да шәһәргә бар. Нәрсә эшләргә кирәклеге хакында анда сиңа әйтелер. Шаул белән бергә булган кешеләр тавыш-тынсыз басып торалар иде. Чѳнки алар әлеге тавышны ишеттеләр, әмма һичкемне күрмәделәр. Шаул җирдән торды, күзләрен ачты, ләкин беркемне дә күрә алмады. Шуңа күрә Дәмәшекъкә аны җитәкләп алып килделәр. Ѳч кѳн буе аның күзләре күрмәде, һәм ул ашамады да, эчмәде дә. Дәмәшекътә Һанани исемле бер шәкерт бар иде. Илаһи күренештә Раббы аңа: – Һанани! – дип эндәште. – Әйе, Раббым, – диде ул. – Туры урам дип аталган урамга бар. Яһүд яши торган йортка кереп Шаул исемле тарслыны сора. Ул хәзер дога кыла. Ул илаһи күренештә Һанани исемле берәүнең үзе янына килүен һәм, күзләре янә күрә башласын ѳчен, Һананиның аның ѳстенә кулларын куюын күрде, – диде аңа Раббы. – Раббым! Мин күп кешеләрдән ул адәмнең Иерусалимда Синең изгеләреңә күрсәткән күпме явызлыклары турында ишеттем. Сиңа табынучыларның барысын монда да кулга алырга аның баш руханилардан вәкаләте бар, – диде Һанани. Әмма Раббы аңа: – Кузгал, чѳнки Мин аны чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаһитлек бирү ѳчен, Үземнең корал итеп сайладым. Кешеләр тарафыннан да, кеше аша да түгел, бәлки Гайсә Мәсих һәм Аны үледән терелткән Ата Аллаһы тарафыннан рәсүл итеп сайланган Паулдан Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаһы миңа серен ачып, Үзенең ниятен белдерде.
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода