Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Адәм Улы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр ѳчен дип килмәде, ә Үзе, хезмәт итеп, күпләрне йолып алу ѳчен Үзенең тормышын бирергә дип килде, – диде. Дошманнарыбыз кулыннан котылгач,гомеребезнең барлык кѳннәрендә,бернәрсәдән курыкмыйча,Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып,без Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен,Аллаһы шулай итеп безнең ата-бабаларыбызгашәфкать күрсәтте,Үзе тѳзегән изге килешүне –атабыз Ибраһимга биргән антын –исендә тотты. Сез дѳньяныкы булсагыз, дѳнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дѳньядан түгел, бәлки Мин сезне дѳньядан сайлап алдым, дѳнья сезне шуңа нәфрәт итә. Гайсә безнең гѳнаһларыбыз ѳчен үлемгә тапшырылды һәм, без Аллаһы тарафыннан аклану алсын ѳчен, үледән терелтелде. Бу дѳньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз. Чѳнки һәрнәрсәдән элек мин үзем кабул иткәнне сезгә тапшырдым, ә иң мѳһиме: Мәсих, Изге язмада язылганча, безнең гѳнаһларыбыз ѳчен үлде, Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр. һәм инде үзем яшәмим, бәлки миндә Мәсих яши. Ә мин хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан һәм минем ѳчен Үз гомерен биргән Аллаһы Улына иман белән яшим. Чѳнки Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моңа үз вакытында шаһитлек бирелде. Мәсих безне һәртѳрле гѳнаһтан йолып алу ѳчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе ѳчен чистартырга дип, Үзен корбан итте. Гѳнаһлардан арындырып, дѳреслек ѳчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гѳнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз. Фани дѳньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дѳньяны яратучыда Атаны ярату юк. Чѳнки бу дѳньяда булган һәммә нәрсә – тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атадан түгел, фәкать дѳньядандыр. Дѳнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши.
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода