Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Ә Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Ѳйдән-ѳйгә йѳрде, ир-атларны һәм хатын-кызларны сѳйрәп алып чыгып, зинданга япты. Шаул исә һаман да, Раббының шәкертләрен үтерергә теләп, аларга яный иде. Ул иң баш руханидан Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу һәм Иерусалимга алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшекъ гыйбадәтханәләре ѳчен иде. Юлда барганда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгән вакытта, кинәт Шаулның тирә ягы күктән тѳшкән яктылыктан балкып китте. элек кѳфер сѳйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Чѳнки Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем.
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода