Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Әмма Аллаһы, үлем богауларын ѳзеп, Гайсәне үледән терелтте, чѳнки үлем Аны тотып кала алмады. – Тор да шәһәргә бар. Нәрсә эшләргә кирәклеге хакында анда сиңа әйтелер. Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан һәм Тимуте имандаштан бѳтен Ахаядәге барлык изгеләргә һәм Кѳринттәге Аллаһы бердәмлегенә сәлам. Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак, безнең ѳчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына ѳмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнең ялваруларына җавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнең ѳчен Аллаһыга рәхмәт укыйлар. Бу – безнең мактанычыбыз: безнең вѳҗданыбыз: «Без дѳньяда, бигрәк тә сезнең арада, кеше зирәклеге белән түгел, бәлки Аллаһыдан килүче изгелек һәм Аллаһы мәрхәмәте белән ихлас күңелдән яшибез», – дип шаһитлек итә. Билгеләнгән вакыт җиткәч, Коткаручыбыз Аллаһы боерыгы буенча миңа ышанып тапшырылган вәгазь аша, Ул Үзенең бу хәбәрен игълан итте.
К Галатам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода