Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Филимону
1
Параллельные места
Менә шуның ѳчен мин, Паул, сезнең хакка, ягъни яһүд булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнең тоткыны буларак, Аллаһыга дога кылам. Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез. Минем барыгыз турында да шулай уйлавым дѳрес, чѳнки сез минем йѳрәгемдә. Мин зинданда вакытта гына түгел, бәлки Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дѳреслеген раслаган чагында да, сез барыгыз да минем белән Аллаһының мәрхәмәтен бүлешәсез. Нәтиҗәдә, сарайда яшәүчеләрнең барысына һәм калган башкаларга да тѳрмәдә Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды. Кадерле дустыбыз һәм хезмәттәшебез Филимунга, шулай ук синең йортыңа җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә, туганыбыз Апфия ханым һәм кѳрәштәшебез Архипка Мәсих Гайсә хакына тѳрмәдә утыручы Паул һәм имандашыгыз Тимутедән сәлам.
К Филимону
1
Выбор основного перевода