Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Филимону
1
Параллельные места
Петер зинданда сак астында булган вакытта иман итүчеләр бердәмлегендә аның ѳчен Аллаһыга бик тырышып дога кылдылар. Шул вакыт Петер аңына килде: – Хәзер мин чынлап та беләм: Раббы Үзенең фәрештәсен җибәргән. Ул мине Һируд кулыннан һәм яһүд халкы минем белән булыр дип кѳткән һәрнәрсәдән коткарды, – дип уйлады ул. Барын да аңлагач, Марк исемле Яхъяның анасы Мәрьям йортына килде. Анда җыелган халык дога кыла иде. Билгеләнгән кѳнне Паул яшәгән йортка элек килгәннән дә күбрәк кешеләр килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаһы Патшалыгы хакында аңлатты, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышты. Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак, безнең ѳчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына ѳмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнең ялваруларына җавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнең ѳчен Аллаһыга рәхмәт укыйлар. Моңа инанганлыктан, шуны беләм: мин калачакмын һәм, сезнең имандагы уңышыгыз һәм куанычыгыз ѳчен, барыгыз белән бергә булачакмын. Үземнең дә тиздән сезгә барачагыма Раббыга ышанычым бар. Мин сездән, Аллаһы сине безнең янга тизрәк кайтарсын иде, дип дога кылуыгызны аеруча үтенәм.
К Филимону
1
Выбор основного перевода