Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Филимону
1
Параллельные места
Мин боларны сезне оялту ѳчен язмыйм, әмма яраткан балаларымны кисәткән сыман кисәтәм. Гәрчә Мәсих юлында меңләгән нәсыйхәтчеләрегез булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәр белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезнең рухи атагыз булдым. Балаларым, Мәсих сезнең тормышыгызның аерылгысыз ѳлешенә әверелгәнгә кадәр, сезнең ѳчен мин бала тудыру газабын яңадан кичерәм! Хәлебез турында белдерү һәм күңелләрегезне күтәрү ѳчен, мин аны сездән килгән ышанычлы һәм сѳекле туганыбыз Онисим белән бергә яныгызга җибәрәм: алар мондагы барлык хәлләр турында сезгә сѳйләп бирерләр.
К Филимону
1
Выбор основного перевода