Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Филимону
1
Параллельные места
Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан һәм Тимуте имандаштан бѳтен Ахаядәге барлык изгеләргә һәм Кѳринттәге Аллаһы бердәмлегенә сәлам. Менә шуның ѳчен мин, Паул, сезнең хакка, ягъни яһүд булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнең тоткыны буларак, Аллаһыга дога кылам. Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез. Минем барыгыз турында да шулай уйлавым дѳрес, чѳнки сез минем йѳрәгемдә. Мин зинданда вакытта гына түгел, бәлки Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дѳреслеген раслаган чагында да, сез барыгыз да минем белән Аллаһының мәрхәмәтен бүлешәсез. Нәтиҗәдә, сарайда яшәүчеләрнең барысына һәм калган башкаларга да тѳрмәдә Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды. Сезнең тарафтан миңа ярдәмгә җибәрелгән илче туганым, хезмәттәшем һәм кѳрәштәшем Эпафрудитны кире кайтаруны кирәк саныйм. Шулай итеп, Раббыбыз турында шаһитлек бирүдән, Аның хакына тоткын булган миннән дә оялма, әмма, Аллаһы кѳче белән ныгытылып, Яхшы хәбәр ѳчен минем белән бергә газап чик. башка һичкем түгел, мин, Паул – Мәсих Гайсәнең илчесе һәм дә Аңа иман итүем ѳчен хәзер тѳрмәдә утыручы тоткын – сиңа мәхәббәткә таянып мѳрәҗәгать итүне кулайрак күрәм.
К Филимону
1
Выбор основного перевода