Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Филимону
1
Параллельные места
Барын да аңлагач, Марк исемле Яхъяның анасы Мәрьям йортына килде. Анда җыелган халык дога кыла иде. Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соң, Марк исемле Яхъяны алып, Иерусалимга кайттылар. Паул һәм аның белән бергә булганнар, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия ѳлкәсендәге Перги шәһәренә килделәр. Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимга кайтты, Барнаб Марк исемле Яхъяны да үзләре белән алырга теләде. Әмма Яхъя, тапшырылган эшне тѳгәлләмичә, Памфулиядә үзләреннән аерылып калганга күрә, Паул аны алырга теләмәде. Паул белән Барнаб арасында җитди каршылык туды һәм алар икесе ике якка китәргә булдылар: Барнаб, Маркны алып, су юлы белән Кипрга китте. Бѳтен шәһәрдә буталыш башланды. Паулның юлдашларын – македунияле Гәйне һәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына омтылдылар. Без Асия ѳлкәсенә бара торган Адрамут шәһәреннән булган корабка утырдык һәм йѳзеп киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды. Сез Аллаһы мәрхәмәте турында безнең хакка Мәсихкә турылыклы хезмәтче, сѳекле хезмәттәшебез Эпафрастан ѳйрәндегез; Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра һәм Барнабның туганнан-туган кардәшенең улы Марк (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) һәм шулай ук Юсты дип тә аталган Гайсә сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаһы Патшалыгы ѳчен минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яһүдләрнең бердәнберләре; алар миңа зур юаныч булдылар. Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра һәм Барнабның туганнан-туган кардәшенең улы Марк (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) һәм шулай ук Юсты дип тә аталган Гайсә сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаһы Патшалыгы ѳчен минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яһүдләрнең бердәнберләре; алар миңа зур юаныч булдылар. Сездән килгән Эпафрас, Мәсих Гайсә колы, сәлам тапшыра. Аллаһының бар ихтыярында җитлеккән булуыгыз һәм иманда торуыгыз ѳчен ул һәрвакыт сезнең ѳчен бик тырышып дога кыла. Аның турында шаһитлек бирәм: ул сезнең хакка, Лаудикея һәм Һиераполис шәһәрендәгеләр хакына бик авыр хезмәт башкара. Без яраткан табиб Лүк һәм Димас сезне сәламли. чѳнки бу дѳньяны яратып, Димас мине ташлап, Тессалуникә шәһәренә, Крискис – Гәләтия, Титус – Далматия ѳлкәләренә киттеләр. Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзең белән алып кил, чѳнки хезмәтемдә ул миңа ярдәм итә ала.
К Филимону
1
Выбор основного перевода