Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Филимону
1
Параллельные места
Һәм кулы белән шәкертләренә күрсәтеп:– Менә Минем анам һәм туганнарым! – диде. – Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чѳнки сезнең тик бер Остазыгыз бар һәм сез бер-берегезгә туганнар. Коллар, Мәсихкә итагать иткән кебек, җирдәге хуҗаларыгызны да, курку катыш тирән хѳрмәт белән, ихлас күңелдән итагать итегез. Коллар, дѳньядагы хуҗаларыгызга һәрнәрсәдә буйсыныгыз, кешеләргә ярарга тырышучылар кебек булмагыз, хезмәт итүегез күз буяу ѳчен булмасын, бәлки, тирән хѳрмәт белән, Аллаһыдан куркып, саф күңелдән эшләгез. Аллаһы исемен һәм тәгълиматны һичкем хурламасын ѳчен, коллык богавындагылар үз хуҗаларын барлык ихтирамга лаеклы дип санарга тиеш. Хуҗалары иманлы булганнар, бер-берсе белән имандаш булганлыктан, алар белән илтифатсыз мѳгамәлә итәргә тиеш түгел, бәлки тагын да күбрәк хезмәт күрсәтергә тиеш, чѳнки хезмәттән файда казанучы хуҗалар – иман итүчеләр һәм сѳеклеләр. Боларны ѳйрәт һәм нәсыйхәт ит.
К Филимону
1
Выбор основного перевода