Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Филимону
1
Параллельные места
Мәхәббәтегез белемдә дә, һәртѳрле зирәклектә дә артканнан арта барсын, Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләре белән тутырылсын, дип дога кылам. Шул очракта Аллаһыга дан һәм мактау булыр. Шуңа күрә, бу турыда ишеткән кѳннән бирле, сез Изге Рух тарафыннан бирелгән бар зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белсен дип, сезнең ѳчен дога кылудан һәм ялварып сораудан туктамыйбыз. Мәсих безне һәртѳрле гѳнаһтан йолып алу ѳчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе ѳчен чистартырга дип, Үзен корбан итте. Әгәр кем дә булса: «Мин иман итәм», – дип әйтә, ә эштә күрсәтми икән, имандашларым, моннан ни файда? Андый иман аны коткара аламы? Әгәр имандаш ир-ат яки хатын-кыз киемгә яки ризыкка мохтаҗ булып, сезнең берәрегез: «Иминлек белән китегез. Җылыныгыз һәм яхшы итеп тукланыгыз!» – дип әйтсә, әмма аларга тормышта кирәк булган нәрсәләрне бирмәсә, бу сүзләрдән ни файда? Иман белән дә шулай ук. Әгәр дә иман, үзенә лаеклы гамәлләр белән бергә булмыйча, үзе генә булса, ул үле. Шул сәбәпле, иманыгызга игелек ѳстәү ѳчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне ѳстәгез; Әгәр сездә бу хасиятләр булса, һәм алар арта барса, сезнең Раббыбыз Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас.
К Филимону
1
Выбор основного перевода