Аллаһының, дѳнья синеке булыр, дигән вәгъдәсе Ибраһимга һәм аның токымына канун таләпләрен үтәгән ѳчен түгел, бәлки иман итеп, хак исәпләнгәнгә күрә бирелде.
Ибраһим, Аллаһы тарафыннан сыналганда, иманы аркасында Исхакны корбанга тәкъдим итте. Ул Аллаһының вәгъдәсен алган булса да һәм аңа: «Синең нәселең Исхак аша килә», – дип әйтелгән булса да, ул үзенең бердәнбер улын корбан итәргә әзер торды.