Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Мәсих безне яраткан кебек, сезнең тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең ѳчен Үз тормышын бирде. Изге туганнар, сезне дә Аллаһы чакырып алган. Шуңа күрә уйларыгызда Гайсәне – без тоткан иманның Аллаһы җибәргән Баш Руханиен саклагыз. Безнең күкләр аша узган бѳек Баш Руханиебыз – Аллаһы Улы Гайсәбез бар, шуңа күрә, үзебез тоткан иманга тугрылыклы булып калыйк. Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаһыга хезмәт итү ѳчен кешеләрнең вәкиле итеп куела; һәм ул, кешеләрнең гѳнаһлары ѳчен, Аллаһыга бүләк вә корбаннар бирә. Шуңа күрә ул үз гѳнаһлары ѳчен дә, халыкның гѳнаһлары ѳчен дә корбан китерергә тиеш. Без сезгә сѳйләгәннәрдә иң мѳһиме – күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягында утыручы Баш Руханиебыз бар. Хәзер инде Мәсих монда булган яхшы нәрсәләрнең Баш Рухание булып килде. Ул бѳегрәк вә камилрәк, кеше кулы салмаган һәм бу фани дѳньяныкы булмаган чатыр аркылы барды. Иң изге урынга Мәсих кәҗә вә бозау каны белән түгел, ә бары бер мәртәбә Үз каны белән керде, кешеләргә мәңгелек котылу тәэмин итте. Чѳнки әгәр дә үгез һәм кәҗә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозау кѳле, хәрәм булганнар ѳстенә сибелеп, тәнне тышкы яктан чистарта икән, Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аның каны безнең вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр. Шуңа күрә Мәсих, иске килешү вакытында кылынган гѳнаһлардан кешеләрне Үз үлеме белән коткарып, Аллаһы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәңгелек мирасны ала алсыннар ѳчен, яңа килешүне Урнаштыручы булды. Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый. Әгәр дә шулай булса, Мәсих, дѳнья яратылганнан бирле, Үзен корбан итеп, кабат-кабат газап чигәргә тиеш булыр иде. Ләкин Ул Үзен корбан итү аша гѳнаһны бетерер ѳчен, соңгы дәвердә бары тик бер мәртәбә килде. Мәсих, күпләгән кешенең гѳнаһларын Үз ѳстенә алыр ѳчен, бер мәртәбә корбан ителде, һәм Ул әле икенче тапкыр киләчәк, ләкин инде кешеләрнең гѳнаһларын йолу ѳчен түгел, ә Үзен кѳтеп торучыларны коткару ѳчен киләчәк. Һәр рухани, кѳн саен гыйбадәт кылып, күп тапкырлар шул ук корбаннарны китерә, әмма алар кешене һичкайчан гѳнаһлардан арындыра алмый. Болар кичерелгән икән, гѳнаһ ѳчен корбан бирүнең инде кирәге юк.
Выбор основного перевода