Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Шушы соңгы кѳннәрдә Ул безгә бѳтен нәрсәнең варисы итеп куйган Улы аша сѳйләде. Аллаһы галәмне Улы аша барлыкка китерде. Аллаһы һәммә нәрсәне бар итә һәм саклый. Үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында Аның Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. Чѳнки коткарылуга аларны Гайсә илтә. Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаһыга хезмәт итү ѳчен кешеләрнең вәкиле итеп куела; һәм ул, кешеләрнең гѳнаһлары ѳчен, Аллаһыга бүләк вә корбаннар бирә. Андый баш рухани белмәүчеләрне дә, туры юлдан тайпылучыларны да аңлый ала, чѳнки ул үзе дә кѳчсез бер бәндә генәдер.
Выбор основного перевода