Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Гайсә аңа:– Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак. Ул бер тапкыр үлде, һәм гѳнаһка карата бѳтенләйгә үлде. Ә Аның гомер кичерүе – Аллаһы ѳчен яшәү. Кем аларны хѳкем итә алыр? Мәсих Гайсә үлде, әмма алай гына да түгел – үледән терелтелде; Ул Аллаһының уң ягында тора һәм безнең ѳчен Аллаһыга ялвара. Чѳнки Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моңа үз вакытында шаһитлек бирелде. Исраил халкы белән Мин киләчәк кѳннәрдә тѳзиячәк килешү шушы: Үз кануннарымны Мин аларның зиһеннәренә салачакмын, күңелләренә язып куячакмын. Мин – аларның Аллаһысы, ә алар Минем халкым булачак. Инде беркем дә икенче берәүне, үзенең туганын: „Раббыны танып бел", – дип ѳйрәтмәячәк. Чѳнки Мине кечесеннән башлап олысына кадәр беләчәк. Чѳнки Мин аларның явыз эшләрен кичерәчәкмен, кылган гѳнаһларын инде беркайчан да искә алмаячакмын». Бу килешүне Ул «яңа» дип атап, искесен гамәлдән чыгарды, ә гамәлдән чыгарылган һәм искергән һәр нәрсә тиздән юкка чыгачак. Чѳнки Мәсих кеше кулы белән тѳзелгән вә чын Изге йортның нибары күчермәсе генә булган Изге йортка кермәде. Ул, безнең ѳчен Аллаһы алдына барып басарга дип, күкнең үзенә керде. Тормыш ачылды: без аны күрдек һәм Атабыз кулында булган, безгә ачылган мәңгелек тормышны сезгә шаһитлек итәбез һәм игълан итәбез. Балаларым! Боларны сезгә, гѳнаһ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гѳнаһ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз – һәрвакыт дѳрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар. Сезне гѳнаһка тѳшүдән саклый алучы, сезне кимчелексез рәвештә шатлык белән Үзенең даны алдына китерә алучы һәм Теремен; Мин үлгән идем, һәм менә, мәңге яшим. Үлем һәм үлем патшалыгы ачкычлары Минем кулда.
Выбор основного перевода