Аллаһының мәрхәмәтен кире какмыйм. Әгәр кеше канун аркылы хак санала икән, ул чакта Мәсих юкка гына үлгән булып чыга.
Аның хакында Изге язмада: «Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, Син дә мәңгегә Рухани буласың», – диелгән.
Шуңа күрә, зәгыйфь вә файдасыз булуы сәбәпле, элеккеге канун әмере үз кѳчен югалтты.
Муса кануны бернине дә камилләштермәде, ә аның урынына безне Аллаһыга ныграк якынайткан зуррак ѳмет барлыкка китерелде.
Чѳнки беренче килешү кимчелексез булган булса, икенчесенә ихтыяҗ да булмас иде.
Моның бүгенге кѳн ѳчен дә мәгънәсе бар: бүләкләр вә корбаннар китерелү белән Аллаһыга гыйбадәт кылучының вѳҗданы сафлана алмый.
Канун – киләсе яхшы нәрсәләрнең тѳгәл чагылышы түгел, ә аларның күләгәсе генә. Шуңа күрә ул, ел саен бер үк корбаннар китереп, Аллаһы алдына килгән кешеләрне беркайчан да камил итә алмый.