Әмма, Мәсих килгәндә, Аның кайдан икәнлеген беркем дә белмәс. Без исә бу Кешенең кайдан икәнен беләбез, – диделәр.
Мәлик-Садыйк рухани исә, Леви токымыннан булмаса да, Ибраһим табышының уннан бер ѳлешен кабул итте һәм аңа, Аллаһының вәгъдәсен кабул иткән кешегә, фатихасын бирде.
Муса кануны баш рухани итеп кешеләрне билгели, ә кеше ул зәгыйфь. Ә инде кануннан соң бирелгән ант буенча, Аллаһы Улы Баш Рухани итеп билгеләнде. Ул – мәңгелек камиллеккә ирешкән Зат.