Алар Киңәшмәдә ялган шаһитләргә сүз бирделәр. Ә тегеләре исә: – Бу кеше шушы изге урынга һәм канунга каршы кѳфер сѳйләүдән туктамый, – диделәр. –
Аллаһы Йортында да, гыйбадәтханәләрдә дә, шәһәрдә дә алар минем бер кеше белән дә бәхәсләшүемне яки халык арасында фетнә салуымны күрмәделәр.
Римга килеп ѳч кѳн торганнан соң Паул яһүдләрнең башлыкларын җыйды. – Туганнар! Үз халкыбызга яки аталарыбызның йолаларына каршы һичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мин Иерусалимда тоткын булдым һәм римлылар кулына тапшырылдым, – диде ул аларга. –
Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чѳнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган.
Шуның ѳчен, җәза алудан куркып кына түгел, бәлки вѳҗдан кушуы буенча да башлыкларга буйсынырга кирәк.