Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар хәйран калдылар һәм, шаккатып: – Бу сѳйләүчеләр барысы да гәлиләялеләр түгелме соң? – диделәр. – Халык тѳркеме: – Аңа үлем! – дип кычкыра-кычкыра ияреп барды. Шушы сүзләрне әйткәнче Паулны тыңладылар, ә аннары: – Бу кешене җир йѳзеннән юк итәргә! Мондый кеше яшәргә тиеш түгел, – дип кычкыра башладылар. Баш руханилар һәм яһүдләрнең башлыклары, аның янына килеп, Паулга гаеп ташладылар. Үзләренә мәрхәмәт күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимга чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар. Паул кергәч, Иерусалимнан килгән яһүдләр аны урап алдылар һәм аңа каршы күп санлы авыр гаепләүләр ташладылар, ләкин ул гаепләүләрне исбат итә алмадылар. Мин Иерусалимда булганда яһүдләрнең баш руханилары һәм аксакаллары, аны хѳкем итүне таләп итеп, шикаять белән килделәр.
Выбор основного перевода