Икенче тѳнне Паул янына Раббы килде. – Нык бул! Иерусалимда Минем турыда ничек шаһитлек биргән булсаң, Римда да шулай шаһитлек бирергә тиешсең, – диде аңа Раббы.
Әмма мин, ул үлемгә хѳкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым һәм, ул үзе галиҗәнапка мѳрәҗәгать итәргә теләгәнлектән, мин аны кайсар янына җибәрергә булдым.
Әгрип Фистегә: – Кайсарга мѳрәҗәгать итәргә теләмәгән булса, бу кешене азат итәргә мѳмкин булган булыр иде, – диде.
Ул миңа: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсең. Аллаһы Ул – мәрхәмәтле. Ул синең белән булган кешеләрнең барысына да тормыш бүләк итә», – диде.
Әмма, яһүдләр моңа каршы килгәнлектән, мин кайсарга мѳрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, ләкин үз халкымны нәрсәдә дә булса гаепләү максаты белән түгел.