Әгәр дә мин нәрсәнедер дѳрес эшләмичә үлемгә хѳкем ителерлек эш кылганмын икән, үлемнән баш тартмыйм. Ә инде алар миңа ташлаган гаепләүләр дѳрес булмаса, беркем дә мине аларның кулына тотып бирә алмый. Кайсарга мѳрәҗәгать итәргә телим, – диде Паул.
Фисте, ярдәмчеләре белән киңәшләшкәннән соң: – Син кайсарга мѳрәҗәгать итәргә теләдең һәм кайсар янына китәчәксең, – диде.