Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы тѳрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак. Чѳнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр. Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр. – Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый һәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип гаепли башладылар. Шунда булган баш руханилар һәм канунчылар исә Аны бик каты гаепләделәр. Бѳтен дѳньяда яшәүче яһүдләр арасында фетнә салучы һәм Насара мәзһәбенең башлыгы булган бу кешене бердәмлекнең чире дип таптык. Ул хәтта Аллаһы Йортын нәҗесләргә тырышты. Без аны кулга алдык [һәм үз кануныбыз буенча хѳкем итәргә теләдек. Үзләре миңа хәзер ташлаган гаепләүләрен дә исбат итә алмыйлар. Сѳеклеләрем! Сезне сынау ѳчен җибәрелгән куркыныч вәсвәсәне үзегез белән булган ниндидер сәер хәл кебек күреп гаҗәпләнмәгез. Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, бәлки мәсихче исемен йѳртүегез ѳчен Аллаһыны данлагыз.
Выбор основного перевода