Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Ѳйдән-ѳйгә йѳрде, ир-атларны һәм хатын-кызларны сѳйрәп алып чыгып, зинданга япты. «Раббым! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йѳреп, Сиңа иман итүчеләрне тотып зинданнарга утыртуым һәм кыйнавым хакында алар беләләр. Дѳрес, мин дә, Насаралы Гайсә исеменә каршы мѳмкин булган бѳтен нәрсәләрне эшләргә кирәк, дип уйладым. Һәм Иерусалимда мин шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаһының күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә мин ризалыгымны белдерә идем. Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йѳреп, күп тапкырлар мин аларны җәзаладым һәм Гайсәгә булган иманнарын инкяр иттерергә тырыштым. Аларга карата ачуым бик кѳчле булганлыктан, андыйларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләдем. Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде канун таләпләрен үтәү аша булган тәкъвалыкка килгәндә, миңа бәйләнер урын юк иде. элек кѳфер сѳйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Чѳнки Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем.
Выбор основного перевода