Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Аллаһысы, безнең аталарыбызның Аллаһысы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шѳһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз. Сез Изге һәм Хак Заттан ваз кичтегез һәм кеше үтерүчене иреккә чыгарырга сорадыгыз. Аталарыбызның Аллаһысы сез агачка кадаклатып үтергән Гайсәне үледән терелтте. Сезнең ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аның Үзенә хыянәт иттегез һәм Аны үтердегез. Әмма Раббы аңа: – Кузгал, чѳнки Мин аны чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына, Минем турыда шаһитлек бирү ѳчен, Үземнең корал итеп сайладым. Тор, аякларыңа бас! Мин сине хезмәтче итеп куяр ѳчен, хәзер күргәннәреңә һәм Минем тарафтан сиңа киләчәктә күрсәтеләчәк әйберләргә сине шаһит итәр ѳчен сиңа күрендем. Мин хѳр түгелмени? Мин әллә рәсүл түгелме? Мин Раббыбыз Гайсәне күрмәдемме әллә? Сез – Раббы миңа тапшырган хезмәтемнең җимеше түгелмени? Ә инде һәммәсеннән соң, мин «җитлекми туган бала» сыман булуга карамастан, миңа да күренде.
Выбор основного перевода