Алар баскычка килеп җиткәндә, халык кысрыклаганлыктан, гаскәриләргә Паулны күтәреп барырга туры килде.
Халык тѳркеме: – Аңа үлем! – дип кычкыра-кычкыра ияреп барды.
– Әгрип патша һәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимда да, монда да күп яһүдләр менә шушы кешедән зарландылар. Алар: «Ул бүтән яшәргә тиеш түгел», – дип кычкырдылар.