Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшләр белән килешүегезне күрсәтәсез; алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез аларга кабер һәйкәлләре куясыз. Шәһәрдән алып чыгып, аңа ташлар ата башладылар. Шаһитләр исә үзләренең киемнәрен Шаул исемле бер яшь егет янына куеп тордылар. Шаул исә бу үтерүне хуплады. Шул кѳннәрдә Иерусалимдагы мәсихчеләрне нык эзәрлекли башладылар һәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең тѳрле урыннарына таралдылар. Алар мондый нәрсәләрне эшләүчеләрнең Аллаһының гадел хѳкеме буенча үлемгә лаек булулары турында беләләр; әмма мондый эшләрне эшләп кенә калмыйлар, бәлки андый эшләр кылучыларны хуплыйлар да.
Выбор основного перевода