Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кешеләрдән сакланыгыз. Алар сезне мәхкәмәләргә тапшырырлар, гыйбадәтханәләрендә камчыларлар. Ә Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Ѳйдән-ѳйгә йѳрде, ир-атларны һәм хатын-кызларны сѳйрәп алып чыгып, зинданга япты. Мин Раббының юлыннан баручыларны үтергәнчегә тикле эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап зинданнарга ташлаттым. Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йѳреп, күп тапкырлар мин аларны җәзаладым һәм Гайсәгә булган иманнарын инкяр иттерергә тырыштым. Аларга карата ачуым бик кѳчле булганлыктан, андыйларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләдем.
Выбор основного перевода