Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: – Минем эшемне башкару ѳчен сайланган Барнабны һәм Шаулны Миңа аерыгыз, – диде. Киресенчә, Яхшы хәбәрне яһүдләргә белдерү эше Петергә тапшырылган кебек, аны башка халыкларга белдерү эше миңа ышанып тапшырылганын күрделәр. Чѳнки яһүдләр арасында рәсүллек итүдә Петергә кѳч бирүче Аллаһы яһүд булмаганнар арасында рәсүл булып эшләүдә миңа да кѳч бирде. Миңа Аллаһы тарафыннан бирелгән үзенчәлекле хезмәтне икърар иткәч, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем һәм Барнабның кулларын кыстылар. Без яһүд булмаганнар янына, ә алар яһүдләр янына барырга дип килештек.
Выбор основного перевода