Ярдәмчеләр бу сүзләрне шәһәр идарәчеләренә җиткерделәр, ә идарәчеләр, аларның Рим гражданнары икәнен ишеткәч, куркып калдылар.
Гаскәриләр башлыгы Паулны ныгытмага алып керергә әмер бирде. Аңа каршы шул чаклы акыруларының сәбәбен белү ѳчен, аны камчылап сорау алырга боерды.
Ләкин аны каешлар белән бәйләгән вакытта Паул үзе янында торган йѳзбашына: – Рим гражданын камчыларга, җитмәсә, хѳкем итмичә торып, сезгә рѳхсәт ителәмени? – диде.