Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар һәр кѳн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм күндәм күңелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр кѳн саен арттырып торды. Моны ишеткәч, иман итүче туганнар тынычландылар һәм Аллаһыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаһы яһүд булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр. Белгәнебезчә, Аллаһыны сѳючеләргә, Аның нияте буенча чакырылганнарга яхшылык булсын ѳчен һәрнәрсә ярдәм итә. Чѳнки, Аллаһы Улы күп санлы туганнары арасында беренче туган Угыл булсын ѳчен, Аллаһы алдан кемнәрне сайлаган булса, шуларны ук Үз Улына охшаш булырга алдан билгеләде дә.
Выбор основного перевода