Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аларны рәсүлләр алдына бастырдылар. Рәсүлләр аларның башларына кулларын куеп дога кылдылар. Һәр бердәмлектә баш кешеләрне билгеләделәр һәм, ураза тотып дога кылганнан соң, аларны үзләре дә иман китергән Раббының кулларына тапшырдылар. Атталеядән, корабка утырып, Антиухеягә киттеләр. Паул белән Барнаб, үзләре әле генә тѳгәлләгән эшне башкару ѳчен, Аллаһының мәрхәмәтенә шушы шәһәрдә тапшырылган иделәр. Ѳлкәннәр сиңа кулларын куйганда, пәйгамбәр сүзе аша бирелгән рухи бүләкне игътибарсыз калдырма. Хезмәткә сайлау билгесе итеп, һичкем ѳстенә ашыгычлык белән кулларыңны куйма һәм башкаларның гѳнаһларына катнашма; үзеңне саф тот.
Выбор основного перевода