Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин, тәүбә итүегезнең билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аның аяк киемнәрен күтәреп йѳреп хезмәт күрсәтергә лаексыз. Ул сезне Аллаһы Рухына һәм утка чумдырыр. Ул вәгазендә әйтте:– Артымнан миннән кодрәтлерәк Берәү килә. Мин, иелеп, Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. Яхъя исә аларның барысына да болай дип җавап бирде:– Мин сезне суга чумдырам. Әмма миннән кодрәтлерәк бер Зат килә, мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. Ул сезне Изге Рухка һәм утка чумдырыр. ул, һич тә яшермичә, шаһитлек биреп:– Мин Мәсих түгел, – дип икърар итте. Минем артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, – дип җавап бирде.
Выбор основного перевода