Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Тибери кайсар хакимлегенең унбишенче елында, Яһүдиядә Понти Пилат идарә иткәндә, ә Һируд Гәлиләя башлыгы, аның ир туганы Филип Итурая һәм Трахунитис ѳлкәсе башлыгы, ә Лусани Абилини башлыгы булганда, Бу хактагы хәбәр Иерусалимдагы иман итүчеләр бердәмлегенә барып җитте, һәм Барнабны Антиухеягә җибәрделәр. Антиухеягә килгәч, ул Аллаһы мәрхәмәтенең җимешләрен күреп шатланды һәм андагы кешеләрне Раббыга чын күңелдән тугры булып калырга ѳндәде. Барнаб Изге Рух һәм иман белән тулы яхшы кеше иде, һәм иман итүчеләр санына күп халык кушылды. Шуннан соң Барнаб Шаулны эзләргә дип Тарска китте һәм, аны табып, Антиухеягә алып килде. Алар бер ел буе иман итүчеләр бердәмлеге белән очраштылар, күп кешеләрне ѳйрәттеләр. Иң беренче тапкыр шәкертләрне «мәсихчеләр» дип Антиухея шәһәрендә атый башладылар. Шул кѳннәрдә Антиухеягә Иерусалимнан пәйгамбәрләр килде. Атталеядән, корабка утырып, Антиухеягә киттеләр. Паул белән Барнаб, үзләре әле генә тѳгәлләгән эшне башкару ѳчен, Аллаһының мәрхәмәтенә шушы шәһәрдә тапшырылган иделәр. Алар Антиухеягә кайтып җиткәч, бердәмлекне җыеп, үзләре аша Аллаһының нәрсәләр эшләгәнен, Аның яһүд булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сѳйләп бирделәр. Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак вакытка калдылар. Яһүд һәм Силас, үзләре пәйгамбәр буларак, бик күп сүзләр әйтеп, туганнарны рухландырдылар һәм ныгыттылар. Хезмәттәшем Тимуте һәм кардәш-ыруларым Луки, Ясун һәм Сосипатыр сезгә сәлам җибәрәләр. Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, ѳченчеләрне ѳйрәтүчеләр итеп куйды. Аннары кайберәүләргә могҗизалар тудыру кодрәте, дәвалау, башкаларга ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сѳйләү сәләте бирде.
Выбор основного перевода