Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма яһүдләр, атаклы гаиләләрдән булган хатыннарны һәм шәһәрдәге җитәкче кешеләрне Паул белән Барнабка каршы котыртып, аларны эзәрлекләделәр һәм үз җирләреннән кудырттылар. Ә иман китермәгән яһүдләр яһүд булмаганнарны иман китергән туганнарына каршы котырттылар. Әмма яһүдләр аңа каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем ѳстән җаваплылык алына. Мин башка халыклар янына вәгазь сѳйләргә китәм, – диде. Шуңа күрә мәҗүсиләр хәзер сезнең үзләре белән бергә шул ук азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнәләр һәм шуның ѳчен сезне яманлыйлар. Алар исә үзләре аңламаган һәммә нәрсәне яманлыйлар, аңсыз хайваннар сыман, табигый теләкләренә бирелеп яшиләр һәм нәкъ шул аларны һәлак итә дә. Аллаһы сезнең һәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарырга һәм фатиха бирергә тели. Шуның ѳчен Ул Үзенең Хезмәтчесен күтәрде һәм Аны иң элек сезгә җибәрде. Туганнар! Ибраһим нәселенең балалары һәм Аллаһыга табынучы башка кешеләр! Коткарылу хакындагы бу хәбәр безгә җибәрелде. Шуңа күрә сезгә мәгълүм булсын: яһүд булмаган халыкларга Аллаһының коткаруы турындагы хәбәр җибәрелгән һәм аны алар тыңларлар, – диде Паул. [ Чѳнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – һәр иман итүчегә, башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга да, котылу ѳчен Аллаһының кодрәте бит.
Выбор основного перевода