Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул кѳннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы Яхъя килде. Ул:– Тәүбә итегез, Күкләр Патшалыгы якынлашты! – дип игълан итте. Аның янына Иерусалим халкы һәм бѳтен Яһүдия белән Үрдүн буе тѳбәгендә яшәүчеләр килә иде. Шулай итеп, Чумдыручы Яхъя чүлгә килде. Ул:– Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, – дип ѳндәде. – Һәм Аллаһы сезнең гѳнаһларыгызны кичерер. Бѳтен Яһүдия иле һәм Иерусалим халкы аның янына килделәр. Килүчеләр үзләренең гѳнаһларын икърар иттеләр, һәм Яхъя аларны Үрдүн елгасында чумдырды. Шуннан соң Яхъя Үрдүн елгасы тирәсендәге барлык җирләрдә: «Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, һәм Аллаһы сезнең гѳнаһларыгызны кичерер», – дип ѳндәп йѳрде.
Выбор основного перевода