Ул алардан:– Нинди хәлләр турында? – дип сорады.Шәкертләр Аңа әйттеләр:– Насаралы Гайсә турында; Ул Аллаһы алдында да, бѳтен халык алдында да, эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде.
Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак.
Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дѳнья Аны күрмәгәнгә һәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чѳнки Ул сезнең белән калачак һәм сездә булачак.
Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы – килгәч, Минем хакта шаһитлек бирәчәк.
Шулай итеп, Аллаһы Аны Үзенең уң ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, безнең ѳскә сез хәзер күреп һәм ишетеп торган бүләкне койды.
Ә ѳченче кѳнне Аллаһы Аны терелтеп торгызды.