Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Деяния
Параллельные места
Шуннан соң, унике шәкертнең берсе, Яһүд Искариот исемлесе, баш руханилар янына барып: – Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миңа нәрсә бирерсез? – диде.Алар аңа утыз кѳмеш тәңкә санап бирделәр. Гайсәгә хыянәт иткән Яһүд, Аның үлемгә тартылганын белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга һәм аксакалларга утыз кѳмеш тәңкәне кайтарып бирде һәм: – Гѳнаһ кылдым мин, гѳнаһсызга хыянәт иттем, – диде.– Безгә ни, ул – синең эшең, – дип җавап бирделәр тегеләр. Һәм ул тәңкәләрне Аллаһы Йортында атып бәрде дә, китеп, асылынды. Баш руханилар тәңкәләрне алдылар һәм:– Боларны сәдака сандыгына салу канунсыз: бу – канлы тәңкәләр, – диделәр. Алар, киңәшләшеп, бу тәңкәләргә, үлгән чит ил кешеләрен күмәр ѳчен, чүлмәкче җирен сатып алырга, дигән карар чыгардылар. Шуңа күрә бу җир Кан җире дип атала башлады һәм хәзерге кѳнгә кадәр шулай атала. Шул вакытта Иремия пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашты: «Алар Исраил халкы тарафыннан Аның ѳчен билгеләнгән бәяне – утыз кѳмеш тәңкәне – алдылар, һәм, Раббы миңа кушканча, ул акча белән чүлмәкче җирен сатып алдылар».
Выбор основного перевода