Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Деяния
Параллельные места
Гайсә халыкка сѳйләгән вакытта, Аның анасы һәм энеләре тышта тордылар: алар Гайсә белән сѳйләшергә теләделәр. Ул балта остасының улы түгелме соң? Аның анасы – Мәрьям, энеләре – Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд түгелме соң? Ә Гайсәнең бар дуслары, шулай ук Аңа ияреп Гәлиләядән килгән хатыннар да бу хәлне ерактан карап тордылар. Гайсә белән Гәлиләядән килгән хатыннар Йосыф артыннан бардылар, каберне һәм Гайсәнең гәүдәсен ничек итеп кабергә куйганнарын карап тордылар. энеләре:– Гәлиләядән Яһүдиягә бар, Син эшләгән эшләрне шәкертләрең дә күрсен. Әгәр кеше үзен танытырга тели икән, эшен яшерен рәвештә эшләми. Шундый эшләр эшлисең икән, Үзеңне дѳньяга күрсәт, – диделәр. Аңа хәтта энеләре дә иман итмәделәр. Илленче кѳн бәйрәме җиткәндә иман итүчеләр барысы бергә бер урында иделәр. Алар һәр кѳн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм күндәм күңелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр кѳн саен арттырып торды.
Выбор основного перевода