Гайсә аларга:– Мин сезне – уникене сайлап алдым түгелме? Әмма сезнең арада берегез иблис, – диде.
Ул бу сүзләрне, Үзенә хыянәт итәчәк, уникенең берсе булган Шимун улы Яһүд Искариот хакында әйтте.
– Раббыбыз! Син бар кешеләрнең йѳрәкләрен беләсең. Яһүд үзенә тиеш булган урынга китте. Ул калдырган бу хезмәт урынын һәм рәсүллекне кабул итү ѳчен Син шушы икәүнең кайсысын сайладың – шуны күрсәт, – дип дога кылдылар.
Ләкин минем ѳчен үз тормышымның кадере юк, тик хезмәтемне һәм Гайсә Раббыдан кабул итеп алган эшне – Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын тѳгәлләргә телим.
Аларны сәламләгәннән соң, үз хезмәте аркылы Аллаһының башка халыклар арасында нәрсәләр эшләгәнлеге турында Паул җентекләп сѳйләп бирде.